Городская детская библиотека - филиал № 11

Галәмгә юл Җирдән башлана (6+)

12 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен космоска беренче очышның алтмыш еллыгына багышланган мәгълүмат дәресе узды. 

Беренче очышның нинди булуы, аңа кадәр булган вакыйгалар, Галәмнең беренче кешесе Юрий Алексеевич Гагаринның нинди кеше булуы турында мәгълүмат балаларның игътибарын җәлеп итте. «Космик маҗаралар» уен-викторинасы да зур кызыксыну уятты. «Йолдызларга юл» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара аудио һәм видеоязмалар белән үрелеп барды.