Городская детская библиотека - филиал № 11

«Башкаларны аңларга өйрәнәбез»: толерантлык турында әңгәмә (12+)

10 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Башкаларны аңларга өйрәнәбез» дигән толерантлык турында әңгәмә чарасы узды.

Абонементта «Матур әдәбиятта толерантлык темасы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда толерантлыкның төрле чикләрен – түземлелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, гаиләдә, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәтне яктыртучы әдәбият тәкъдим ителде. Көн дәвамында китапханәче балаларны китап укучы яшүсмерне бердәм рухи һәм әхлакый эшкә чакыручы, геройларга теләктәшлек белдереп, үзләрен толерантлы кеше итеп хис итәргә ярдәм итүче китаплар белән таныштырды.  

Аралашу барышында китапханәче яшүсмерләрнең «толерантлык» төшенчәсе белән ни дәрәҗәдә таныш булуын ачыклады, шуннан соң балаларны толерантлы аралашу кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар толерантлы булуның нәрсә аңлатуы, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында белде. Бу теманы үзләштерүдә китапханәче әзерләгән белешмәлекләр, слайд презентациясе ярдәмгә килде. Башкаларның үзенчәлеген бәяли һәм коллективта үзара аралаша белү сәләтен үстерү буенча күнекмә һәм уеннар балаларда зур кызыксыну уятты.

Әңгәмә балаларның игътибарын тыныч киләчәк өчен үзара аңлашу һәм дус-тату яши белү проблемасына җәлеп итүдә булышты.