Городская детская библиотека - филиал № 11

«Интернеттагылар өчен яхшы киңәшләр»: мәгълүмат көне (6+)

2021 елда 2 февральдән 9 февральгә кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы үтте. 9 февраль көнне әлеге вакыйгага 11 нче санлы китапханәдә «Интернеттагылар өчен яхшы киңәшләр» дигән мәгълүмат көне багышланды.

Мәгълүмат көне Интернет ресурслары буйлап онлайн-сәяхәт белән башланды. Укучылар сәяхәт барышында белем бирүче һәм танып белү сайтлары белән танышты. Балаларга үзләре катнашкан чаралар бик  ошый. «Супергеройлар куркынычсыз интернет өчен» квесты укучыларны битараф калдырмады. Анда ике команда катнашты. Зирәклек һәм тапкырлыкларын эшкә җигеп, Интернетта үзеңне ничек дөрес тоту турындагы белемнәрен туплап, алар Рунет хәзинәләре эзләп юлга кузгалды.

Кыю супергеройларны юлларында виртуаль викторина, башваткыч һәм ребуслар чишү кебек катлаулы сынаулар көтте. Балалар челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде, «Компьютер крокодилы» уенында катнашты, Интернет-сленгларны карады; Компьютер вирусына каршы көрәште һәм, «Балаларга куркынычсыз Интернет» видеоязмасын караганнан соң, командалар тиешле урынга барып җитте. Барлык киртәләрне уңышлы узып, алар Интернетта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне төзеде. Рунет хәзинәсе «ВебЛандия» порталы булып чыкты, ә андагы байлыклар – сайтлар. Китапханәчеләр катнашучыларга «Син һәм синең дусларың өчен файдалы киңәшләр: Куркынычсыз Рунет» буклеты таратты. Чараны йомгаклап, уенда катнашучылар иң белемле һәм актив сәяхәтчене сайлады.