Городская детская библиотека - филиал № 11

Бертуган Гриммнар әкиятләре буенча әдәби сәяхәт (6+)

12 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Бертуган Гриммнар әкиятләре буенча әдәби сәяхәт узды.

Укучылар Германия буенча виртуаль сәяхәт итте, илнең истәлекле урыннары белән танышты. Яшь китап сөючеләребез танылган әкиятчеләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде, аларның әкиятләрен искә төшерде, «Бертуган Гриммнарның тылсымлы әкиятләре» китап күргәзмәсен карады, төрле викторина сорауларына җавап бирде. Гриммнарның «Балыкчы һәм аның хатыны турында» әкиятен тикшереп, балалар А.С.Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында» әкияте белән күп охшашлыклар тапты.

«Бремен музыкантлары» мультфильмын карау укучыларны тагын да җанландырды, алар яраткан персонажлары белән очрашуга шатланды, үзләренә таныш җырларга кушылып җырлады.