Городская детская библиотека - филиал № 11

«Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап» дип исемләнгән әкияти дәрес-викторина (6+)

13 ноябрь көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен рус халык әкиятләре буенча «Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап» дип исемләнгән әкияти дәрес-викторина узды.

Балалар тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт кылды һәм «әкият» сүзенең килеп чыгышы, аның нинди төрләргә бүленүе турында мәгълүмат алды. Укучылар «Рус халык әкиятләре буенча сәяхәт» исемле презентацияне карады. Бергәләп «Снегурочка», «Морозко», «У страха глаза велики», «Кот, петух и лиса» кебек әкиятләр буенча фикер алыштылар. Китапханәче апалары әзерләгән викторинада катнашып, балалар тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтә алды. Чара рус халык әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән «Морозко» фильмын карау белән дәвам итте. Чараны оештыручылар балаларга рус әкиятләренең матурлыгын һәм зирәклеген күрсәтергә, аларда китап укуга кызыксыну булдырырга тырышты. Дәрес кызыклы, күңелле үтте һәм мәгълүматларга бай булды!