Городская детская библиотека - филиал № 11

«Яхшы китап – яхшы дус» Әдәби бәйрәм (6+)

1 ноябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яхшы китап – яхшы дус» исемле кызыклы һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителә торган әдәби бәйрәм узды.

Балалар янына кунакка мәрхәмәтле, барысы да яраткан Карлсон килде, ул бәйрәмнең башыннан азагына кадәр шаян уеннары һәм табышмаклары белән балаларның күңелен ачты. Ә явыз Шапокляк карчык балалар бәйрәмен бозмакчы булды. Әмма укучылар аның ниятен вакытында сизеп алды һәм үзләрен кыерсытырга бирмәде. Әкият геройлары белән бергә укучылар иң яхшы балалар китаплары белән танышты, китапханә алдырган журналлар, китап киштәләре арасында, матур һәм яхшы китапларның күплегеннән күзләр йөгерешкәндә, үзеңә кирәкле китапны ничек эзләп табарга икәнлеген белде. Чарада катнашучылар барлык бәйгеләрдә дә аң-белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алды. Һәм, барысы бергә кулга кул тотынышып кына, дусларча уйнарга, тату булырга һәм көләргә мөмкин икәнлеген исбатладылар.

Балалар үзләре яраткан китап һәм геройлары турында сөйләде, бик теләп китап турында вдиеоязмалар һәм мульфильмнар карады. Бәйрәм вакытында күңелле җырлар яңгырап торды. Вакыт сизелми дә үтеп китте һәм балалар шаян дусларыннан аерылырга теләмәде, алар китапханәгә тагын килергә сүз бирде.