Городская детская библиотека - филиал № 11

«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» (6+)

9 октябрь көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» әкияте буенча «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» дип исемләнгән китапханә сәгате узды. Чара балаларны китап укуга җәлеп итү, аларда мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү теләге тәрбияләү максатларында оештырылды.  

Дәрес язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карау белән башланды. Укучылар балаларны яраткан, аларга яхшы киңәшләре һәм гыйбрәтле хәлләре белән мөрәҗәгать иткән, төп кешелек сыйфатлары, дуслар һәм әти-әниләр белән үзара мөнәсәбәт мәсьәләләрен күтәргән Валентин Катаев турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде.  

«Дорогою добра» җыры астында балалар төп герой Женя һәм тылсымлы чәчәк белән бергә шәһәр буенча төньяк полюска таба мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды. Һәр тукталышта укучылар төрле уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, зур кызыксыну белән табышмаклар чиште, чәчәкнең җиде таҗы турында шигырьләр тыңлады, таҗларны җыю өчен, юлларында очраган каршылыкларны үтте, ялгыш гамәлләре өчен кызны гаепләп фикер алышты.

Чара азагында балалар яхшы гамәлләр, изге теләкләр турында сөйләште, тылсымлы таҗлар үзләрендә булса, аны нинди максатларда кулланырга хыяллануы турында фикер алышты. Барысы бер нәтиҗәгә килде: бәхетле булыр өчен башкаларга бәхетле булырга ярдәм итәргә кирәк. Чөнки «Цветик-семицветик» әкиятендәге могҗизалар арасында чәчәкнең хуҗасына иң зур сөенечне малайның сәламәтләнүе китерә.