Городская детская библиотека - филиал № 11

«Һөнәр сайлау – киләчәккә юлны сайлау» дип исемләнгән әңгәмә-презентация (12+)

9 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханә «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы» акциясенә кушылды.

Әлеге акция кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен, китапханәчеләр «Һөнәр сайлау – киләчәккә юлны сайлау» дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрде. Чараның максаты: укучыларны моңа кадәр белмәгән бик күп эшче һөнәрләр белән таныштыру, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, аларда һөнәрләр турында мәгълүмат белән кызыксыну, үзләре аңлап һөнәр сайлау ихтыяҗы тудыру.

Чара башында балаларга «Һәр һөнәр үзенчә мөһим» күргәзмәсендәге китаплар турында, һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм кеше өчен һәрберсенең мөһимлеге, дөньяда 50 меңнән артык төрле һөнәр булуы, әмма аларның бары тик 100е генә киң танылганлыгы хакында сөйләнде. Укучылар игътибарына киләчәктә һөнәр сайлаганда искә алынырга тиешле төп моментлар турында слайд-презентация тәкъдим ителде. Шуннан соң барлык катнашучыларга шәһәребездәге уку йортлары турында видеороликлар күрсәтелде. Болар барысы да укучыларга «һөнәрләр викторинасы»ндагы сорауларга дөрес итеп җавап бирергә ярдәм итте.