Городская детская библиотека - филиал № 11

«Күрмәгән-белмәгән юлларда» Әдәби бәйрәм (6+)

13 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышланган «Күрмәгән-белмәгән юлларда» исемле матур һәм истәлекле бәйрәм чаралары узды.

Алып баручы яшь китап сөючеләргә А.С.Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде һәм аларны Лукоморье дип аталган әкият иленә сәяхәткә чакырды. Ул ил диңгезләр артында да түгел, таулар артында да түгел, ә безнең китапханәдә урнашкан. Балалар алдында могҗизалар белән тулы Пушкин Лукоморьесы килеп басты. Бик зур имән. Анда ишекне бикли торган йозак асылынып тора. Ә ишекнең теге ягында хәзинә ята.  Хәзинәгә үтеп керү өчен, балаларга ачкычны табу максатында тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтергә туры килде. Күрмәгән-белмәгән юлларда аларны көтелмәгән сынаулар һәм каршылыклар көтеп торды. Балалар «О мертвой царевне и семи богатырях» әкиятендәге явыз патшабикәнең күндерергә тырышуларына бирешмәде. Пушкин әкиятләре буенча белемнәре явыз патшабикәнең ниятләренә төшенергә һәм дөрес карар кылырга ярдәм итте. «Сказки о царе Салтане» әкиятендәге тиен сәяхәтчеләрне биремнәр язылган чикләвекләр белән «сыйлады»; «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятендәге алтын балык балалардан теләкләрен үтәүләрен сорады. Бәйрәмдә катнашучы балалар зур кызыксыну белән Укымышлы Мәченең сорауларына җавап бирде, ул оештырган уеннарда актив катнашты. Акыллы, тату һәм шаян сәяхәтчеләргә бүләк итеп ул имәндәге ишек ачкычын тапшырды.  Бәйрәмнәр сизелми дә үтеп китте. Әмма аннан алган искитмәле матур мизгелләр балаларның күңелендә әле озак сакланыр.