Городская детская библиотека - филиал № 11

Балаларга сугыш турында укыйбыз.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

4нче майда 11.00. сәгатьтә 11нче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балаларын “Балаларга сугыш турында укыйбыз” (“Читаем детям о войне”) дигән акциядә катнашырга чакыра. Аның оештыручысы Самара өлкә балалар китапханәсе. Китапханәчеләр укучыларга Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, сугыш салган авырлыклар турында сөйләячәкләр. Л. Кассильнең сугыш мизгелләрен чагылдырган хикәясе кычкырып укылачак.  Соңыннан үзара фикер алышу булачак. Утлы еллар турында язылган бу хикәя балалар йөрәгенә үтеп керер һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар дип ышанабыз. Китапханәгә рәхим итегез!