«Игелек юлы буйлап»: әдәби-уен программасы
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
5 июль көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Игелек юлы буйлап» дип исемләнгән әдәби-уен программасы узачак. Балалар Владимир Сутеев әкиятләре дөньясына, могҗизалар һәм серләр белән тулы тылсымлы сәяхәт кылачак. Яшь китап укучылар Владимир Сутеевның тормышы һәм иҗаты белән танышачак, аның язучы гына түгел, ә иллюстратор, рәссам-мультипликатор булуын беләчәк. «Гөмбә астында» мультипликацион фильмын караячаклар, әкият геройлары турында табышмаклар чишәчәкләр һәм төрле кызыклы уеннар уйнаячаклар.