Городская детская библиотека - филиал № 10

Китапханә турында

Китапханәнең фондларын туплауга 1973 елның 1 сентябрендә нигез салына, ә китапханә үзе 1974 елның 1 августында Гидротөзүчеләр бистәсенең 6/6 йортында ачыла. Башта филиал 4 нче санлы шәһәр китапханәсе дип атала. Соңрак китапханә 5/9 йортына күченеп, анда 1 һәм 3 нче фатирларда урнаша. 1976 елда 10 нчы санлы китапханә дип исемләнә.

Филиал гаилә китапханәсе статусына ия, ул бар төркем китап укучылар белән дә эшли: мәктәпкәчә балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр. Китапханә 3 нче һәм 5 нче мәктәпләр, 11 нче санлы «Йолдыз» һәм 13 нче санлы «Улыбка» балалар бакчалары һәм «Факел» ишегалды клубы белән хезмәттәшлек итә. Филиал ГЭС бистәсенең 5-8 нче мәхәлләләлрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Аның фондында 15619 данә басма исәпләнә.

Китапханә инвалид балалар белән озак еллар алып барган нәтиҗәле эшчәнлеге өчен мактау грамоталары белән, Чаллы шәһәре «Балалар Мәрхәмәт Ордены» программасын тормышка ашыруда теләктәшлеге өчен волонтер активистлары хәрәкәте дипломнары белән бүләкләнде. 1997 елда филиал КАМАЗ мәдәният фонды премиясе номинанты. Китапханә «Балалар китапханәсе-2004» Республика бәйгесенең «Китапханә һәм гаилә» номинациясендә икенче урын өчен 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, шулай ук фәнни-гамәли конференциядә катнашкан өчен аңа Республика балалар китапханәсенең рәхмәт хаты тапшырылды.

2016 елдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «У Кота Ученого» клубы үз эшен башлап җибәрә.

Китапханәнең җитәкчесе – Чекурина Наталья Николаевна.