Городская детская библиотека - филиал № 10

«Үткән заман геройлары турында» Сугыш китабы сәгате (6+)

6 май көнне «Балаларга сугыш турында укыйбыз» балалар укуына теләктәшлек белдерү буенча X Халыкара Акциясендә катнашу кысаларында 10 нчы санлы китапханәдә Бөек Ватан сугышына багышланган сугыш китабы сәгате узды.

Чарада катнашучылар Ю.Яковлевның «Девочки с Васильевского острова» китабы белән танышты. Бу – беренче юлларыннан ук үзенә тартучы, шул ук вакытта кыска, үткен, җәлеп итә торган гаҗәеп матур язылган китап. Балалар тын да алмый тормышына сугыш үтеп кергән яшьтәшләре Таня Савичева турындагы хикәяне тыңлады. Әсәр икенче бер нәни ленинградлы, сугыштан соң күп еллар узган чорда яшәүче Валя Зайцева исеменнән язылган. Ул үзе өчен Ленинград блокадасы вакытында Васильево утравында яшәгән яшьтәше Таня Савичеваны иң яхшы иптәш кыз булыр иде саный. Таня кичергән вакыйгалар, аның авыр тормышы укучыларны битараф калдырмады.

Чара барышында ишеткәннәре тәэсирендә укучылар  «Сугыш турындагы йөрәгемә якын китап» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларны өйләренә укырга алды.