Городская детская библиотека - филиал № 10

«Р.Миңнуллин шигъриятенең бер тамчысы!» (6+)

6 март көнне 10 нчы санлы китапханә «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз Республика акциясенә кушылып,  шагыйрь Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Р.Миңнуллин шигъриятенең бер тамчысы!» исемле шигъри сәгать уздырды.

Шагыйрь бер интервьюсында: «Мин, беренче чиратта – балалар шагыйре!» дип белдергән иде. Аның шигырьләренең төп геройлары төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар, әсәрләрдә аларның көндәлек тормышы һәм бәйрәмнәре, шуклыклары һәм сөенечләре, проблемалары һәм борчылулары чагыла.

Китапханә хезмәткәре белән бергә балалар шагыйрьнең тормыш юлындагы күп кенә кызыклы фактларны белде, аның шигырьләре белән танышты. «Зур үскәч», «Ул һәм ана», «Дөньядагы иң зур алма», «Өлкәннәр» кебек төрледән-төрле шигырьләр яңгырады.  Аның әсәрләре яхшылыкка өнди, матурлык, ихласлык, гаделлек хисләре, әти-әниләргә, туган якка, ватанга мәхәббәт тәрбияли. Чара авторның шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

Кичәдән яшь китап сөючеләр Роберт Миңнуллинның шигырьләренә салган җылылык һәм ярату хисләрен йөрәкләренә сеңдереп кайтып китте.