Городская детская библиотека - филиал № 10

«Уралның игелекле тылсымчысы» (6+)

26 гыйнвар көнне укучылар өчен 10 нчы санлы китапханәдә, «Павел Петрович Бажов хикәятләрен укыйбыз» дигән Китап укуны алга җибәрү регионара акциясендә катнашу кысаларында, «Уралның игелекле тылсымчысы» («Добрый волшебник Урала») исемле әдәби сәяхәт узды. Каменск-Уральск шәһәренең П.П.Бажов исемендәге Үзәк китапханәсе оештырган әлеге акциянең төп максаты – үсеп килүче буынны Урал әдәбиятына якынайту, шул исәптән П.П.Бажов мирасы белән таныштыру.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга кызыклы формада Павел Бажовның язмышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм бөек язучының ымсындыргыч хикәятләр дөньясына сәяхәткә чакырды. Укучылар урал язучысының «Голубая змейка», «Огневушка-поскакушка», «Серебряное копытце» әсәрләрен бик теләп тыңлап утырды. Аның геройлары үз эшләренә бирелгән кешеләр буларак сурәтләнә. Әлеге персонажларга тормышта алтын куллы булулары гына түгел, ә уен-көлке һәм җор теллелек тә ярдәм итә. Чара «Уральской старины сказитель» исемле презентация белән үрелеп барды.

Сәяхәт ахырында балалар игътибарына «Серебряное копытце» әсәре буенча төшерелгән  «Подаренка» мультфильмы тәкъдим ителде. Ә П.П.Бажов китаплары күргәзмәсе чараны тагын да баетты.

Чарага йомгак ясап, китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга рәхмәт белдерде.