Городская детская библиотека - филиал № 10

«Мин ак ромашка бүләк итәм!»: бәйрәм акциясе (6+)

8 июль - Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәменең бик нәфис символы бар, ул - Россиядә иң танылган һәм таралган, борын заманнардан ук мәхәббәт символы булып саналучы ромашка. 

Бу көнне 10 нчы санлы китапханә каршында, үтеп баручыларны җылы теләкләре белән каршы алып, китапханәчеләр бәйрәм символы - ромашкалар таратты. Шуның өстенә, акциядә катнашучылар «Ромашкада юрыйбыз» кызыклы викторинасында катнашты, анда гаиләгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.