Городская детская библиотека - филиал № 10

Китапханә белән кышкы каникуллар (6+)

10 нчы санлы китапханә кышкы каникуллар вакытында 5, 10 һәм 11 гыйнварда яраткан укучылары өчен үз ишекләрен  ачты. 

Иң нәни дусларын китапханә «Яңа ел уеннары» дигән өстәл уеннары сәгатенә чакырды.

Өстәл уеннары – бу белем дәрәҗәсен үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләү сәләтен яхшырту өчен менә дигән чара. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары – ул әле җанлы аралашу да. Өстәл артында урнашканнан соң, балалар «Әкияти филворд», «Лабиринт», «Тылсымлы домино» кебек мавыктыргыч өстәл уеннары дөньясына сәяхәткә кузгалды. Алар бик теләп пазллар җыйды, башваткычлар чиште һәм лото уйнады. 

Урта яшьтәге балалар «Яңа ел каламбуры» квиз-уенында зур кызыксыну белән катнашты. Квиз – ул командалы интеллектуаль уен, анда катнашучылар билгеләнгән бер вакыт эчендә төрледән-төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап бирә. Безнең уен кышкы каникуллар вакытында оештырылу сәбәпле, сорауларыбыз да кыш һәм яңа ел бәйрәмнәре темасы белән бәйле булды. 

Балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәтә һәм белемнәрен куллана алды. 

Чаралар уеннар, бәйгеләр, музыка һәм, әлбәттә, балаларның шатлык авазлары белән тулып торды. Бу көннәрдә безнең белән бергә китапханәдә «яңа ел рухы» тудырган балаларга рәхмәт белдерәбез.