Городская детская библиотека - филиал № 10

«Рунет: тормышның якты ягында!»: пиар-сәгате (6+)

9 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында пиар-сәгать узды. Чара башында китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучыларын Россиядә интернетның килеп чыгу һәм үсеш тарихы, Россиядә барлыкка килгән беренче сайтлар, сервислар һәм эзләү системалары белән таныштырдылар.   

Шуннан соң Интернетта очратырга мөмкин булган һәр куркынычны һәм аннан саклану чараларын җентекләбрәк тикшерделәр.  Интернетта җинаятьчеләр, зарарлы программалар, азарт уеннар, онлайн пиратлар, интернет-хулиганлык һ.б. куркыныч очраклары каралды.

Шулай ук интернет-бәйлелек һәм балаларның Интернет киңлегендә күп «лайклар» җыярга өметләнеп, төрле видеолар төшереп аларны социаль челтәрләрдә урнаштыру белән мавыгуы турында сөйләштеләр. Чөнки балалар Интернетта танылу алу өчен күп нәрсәгә бара.

Чара  электрон презентация белән үрелеп барды. Дәрес азагында балалар «Ералаш» киножурналының шушы темага багышланган «Крайняя мера», «Классное видео» һәм «Как стать знаменитым» чыгарылышларын карады.