Городская детская библиотека - филиал № 10

Өлкәннәр көненә багышланган шигъри-музыкаль кичә (18+)

2 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханә, «Безнең йорт» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Коелган яфраклар кыштырдавы астында» дигән шигъри-музыкаль кичә уздырды.

Кичәнең башында җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Л.В.Кутузовадан тәбрикләү сүзләре яңгырады. Ул үз чыгышында чарага килүчеләрнең барысына да сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якыннарының игелеген һәм ихтирамын тоеп яшәүләрен теләде. Китапханә хезмәткәрләре әлеге котлауларга кушылды һәм кунакларга кечкенә генә бүләкләрен тапшырды.

Чара барышында алтын көз турында өлкән буын яратып тыңлый торган матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады. 

Кичә өлкән укучыларның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.