Городская детская библиотека - филиал № 10

«Әдәби дулкында» Ачык ишекләр көне (6+)

27 май көнне 10 нчы санлы китапханәдә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган Ачык ишекләр көне узды.

Бүген дөньяда 40 меңләп төрле һөнәр исәпләнә, шуларның берсе – китапханәче. Китапханәче – бик борынгы һөнәр, аңа дүрт мең ярымнан артык ел! Мәктәп укучылары китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әлеге һөнәрнең серле дөньясына ишек ачты. Алар «Әкиятләр һәм шигырьләр хуҗабикәсе. Китапханәче һөнәре» исемле китапханә дәресендә катнашты. Балалар китапханәләр кайда һәм кайчан барлыкка килүе, аларның нинди булуы, анда кемнәр йөрүе хакында белде. Эчтәлекле презентация ярдәмендә яшь китап сөючеләр китапханәче һөнәре белән таныша алды, аның башка һөнәрләрдән аермасы, китапханәченең төп вазифалары, аңа хас булырга тиешле белем һәм күнекмәләр турында белде. Чара азагында укучылар «Китапханә лабиринтлары буенча сәяхәт» викторинасында катнашты.

Уртанчы сыйныф укучылары исә матур һәм танып белү презентациясе ярдәмендә «Артур Конан Дойлның «Адашкан дөньясы»на әдәби сәяхәт итә алды. Ул язучының тууына 160 ел булуга багышланды. Чарада катнашучылар язучы Артур Конан Дойлның кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормыш юлы белән танышты. Шуннан соң аның «Адашкан дөнья» фәнни-фантастик әсәре битләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды. Роман буенча төшерелгән кинороликлар укучыларны профессор Челленджер һәм әлеге дөньяның гаҗәеп яшәүчеләре белән таныштырды.

«Әдәби ГТО» акциясе укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Әдәбият һәм уку өлкәсендә белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр өчен китапханәчеләр беричә биремне үтәргә тәкъдим итте: тизлеккә укуда үз көчләрен сынап карарга, китап тышлыгыннан әсәрнең исемен белергә, яттан шигырь сөйләргә, нинди дә булса әдәби әсәр турында сорауга җавап бирергә, бер минут эчендә ун рус классик язучысын санарга.  Биремнәрне уңышлы гына башкарып чыккан катнашучыларга «Әдәби ГТО» нормативларын тапшыру турында сертификат һәм бүләккә китап бирелде.

Бәйрәмебездә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез.