«Бер җылы сүз җитә күңелләрне эретергә» Очрашу кичәсе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Һәр елны 3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп бурычы – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар мәсьәләләренә җәлеп итү.
Китапханә кунаклары тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, җәмгыять өчен нинди дә булса файда һәм яхшылык эшләргә тырышучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән танылган кешеләр турында сөйләгәнне тыңлаячак. Җылы һәм дустанә рухта алар үзара шатлыклары белән уртаклаша, борчу-кайгылары турында сөйли, «Әтиләр һәм балалар» викторинасында катнаша, үзләре кебек үк кешеләр язган тетрәндергеч шигырьләрне тыңлый алачак. Бәйрәм чарасы һәрвакыттагыча чәй эчү белән тәмамланачак.