«Кемнең һөнәре иң кызыклы, иң кирәкле һәм әһәмиятле?» Танып белү-уен программасы
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
23 октябрь көнне 10 нчы санлы шәһәр китапханәсендә Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган танып белү-уен программасы узачак.
Чара барышында яшь китап сөючеләр китапханәче белән берлектә эшче һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылачак.
Балалар «Профессионал», «Серле һөнәр», «Кем үз коралын югалткан?» дигән уен-конкурсларда катнаша алачак, «Иң-иңе» һәм «Әдәби геройлар һөнәрләре» исемле викторина сорауларына җавап бирәчәк
Танып белү-уен программасы «Кем булырга?» мультфильмын карау белән тәмаланачак.