Городская детская библиотека - филиал № 10

Табышмаклар эчендә әкиятләр!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Әкиятләр иле – дөньяда иң гаҗәеп һәм тылсымлы ил. Чөнки әкиятләр яхшылыкка, намуслылыкка өйрәтә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Алар бик күп һәм күптөрле була: мәсәлән, хайваннар турында, көнкүреш, тылсымлы әкиятләр.

Китапханәдә халык әкиятләре һәм рус, чил ил язучыларының әкиятләре буенча әдәби уен оештырыла. Яшь китап сөючеләргә әкиятләрне һәм аларның геройларын танырга, «Әкиятләр алмагачы», «Без әкияттән - син безне беләсең», «Капчыктагы песи», «Әкиятләр йомгагы» бәйгеләрендә катнашырга һәм үз белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. 

Китапханә кунаклары күңелле ярыш, тапкырлык, үткен акыл һәм хезмәттәшлек рухына кереп чума, укыган китаплары буенча үз белемнәрен сынап карый алачак.