Городская библиотека - филиал № 1

Китапханә турында

1 нче санлы китапханә – өлкәннәр өчен мәгълүмат, белем һәм мәдәни үзәк ул. Шәһәребезнең 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләсә кайсы кешесе безнең укучыбыз була ала.

Безнең китапханә Чаллы китапханәләр системасында иң өлкәне. Ул 1960 елның 1 июлендә «Төзүче» клубында ачыла, ә 1964 елның мартында Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт ардресы буенча урнашкан яңа бинага күчә.

Бүгенге көндә без укучыларыбызга зур китап һәм журнал фонды, интернет, компьютер һәм копия ясау техникасы хезмәтләре: сканлаштыру, ксерокопия ясау, электрон файлларны бастырып чыгару хезмәтләре тәкъдим итә.

Монда сезне абонемент һәм уңайлы уку залы көтә.

Китапханәдә  «Вдохновение» әдәби-музыкаль клубы эшли.

Китапханә озак еллар буена 4, 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәпләре, «Калкан» кадет мәктәбе, 2 нче балалар музыка мәктәбе  һәм «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Безнең укучыларыбыз – ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр: 14, 15, 16, 17, 17А, 18, 19, 32, 62 нче мәхәлләләр, 6/11, 27, 28 кварталлары, «Рябинушка» һәм «Орловка» бистәләре, шулай ук «Челныгорстрой» һәм «Замелекесье» микрорайоннары халкы.

Китапханә белән Зиһаншина Фирдая Борисовна җитәкчелек итә.