Городская библиотека - филиал № 1

«Ана – шәфкать диңгезе»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы һәм матур көне – Әниләр көне. Бу көнне һәркем җир йөзендәге иң яраткан һәм якын кешесе - әнисенә күңел җылысын бүләк итәргә һәм үз кайгырту-ихтирамын күрсәтергә тырыша. 

30  ноябрьдә 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә  «Ана – шәфкать диңгезе» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Китапханәче һәр кешенең тормышында ананың нинди роль уйнавы, әлеге бәйрәмне төрле илләрдә бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында сөйләде, һәм шулай ук ана турында бик матур легенданы бәян итте. 

Әниләр һәм әбиләр өчен дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Бәйрәм җылылык һәм мәрхәмәтлелек рухында узды.