Городская библиотека - филиал № 1

«Кышкы сагыш»: кычкырып укулар (12+)

8 февральдә «Йөрәктән йөрәккә» программасы кысаларында 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Кышкы сагыш» дип аталган кычкырып укулар уздырды. Кыш – елның бик матур фасылы, шунлыктан кыш турында бик күп шигырьләр язылган. Татар шагыйрьләренең кыш турында шигырьләрендә сурәтләнүче шигъри образларның күптөрлелегенә сокланырга гына кала. Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән кыш, кышкы табигать турында танылган әсәрләрне тыңлады. Р.Миңнуллин, Г.Тукай,  Х.Бәдыйги, Ф.Яруллин һ.б.ларның шигырьләре укылды.