Городская библиотека - филиал № 1

«Китапка гашыйклар атналыгы»: әдәби акция (12+)

14 февраль – календарьның иң мәхәббәткә бай көне – Гашыйклар көне. Бу көн алдыннан 1 нче санлы китапханәдә 7 февральдән алып 11 февральгә кадәр әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чаралар циклы узды. Абонементта «Мәхәббәт иле – бөек ил» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда классикага гына түгел, ә чын бестселлерларга әйләнгән иң матур мәхәббәт тарихлары турындагы китаплар тәкъдим ителде. 
Шулай ук укучыларга акцияләрдә катнашырга тәкъдим ителде. «Яраткан китапка валентинка» акциясендә катнашучылар үзләренең сөйгән ярларына түгел, ә китапларга, язучыларга һәм шагыйрьләргә мәхәббәт аңлатты. Укучыларга үзләренең иң яраткан китапларына күңелле йөрәкчекләр форматында мәхәббәт белдерергә тәкъдим ителде. Әлеге акция кысаларында китапханә укучылары бер-берсенең нинди китапларга өстенлек бирүен белде, шулай ук үзләренә ошаган китапны башкаларга да тәкъдим итә алдылар. 

«Яраткан китап белән фото» акциясендә китапханә укучыларына яраткан китаплары белән фотога төшәргә тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар үзләре фотога төшкән китапның ни өчен күңелләренә хуш килүе турында сөйләде.