Городская библиотека - филиал № 1

«Яшәргә беркайчан да соң түгел!»: очрашу кичәсе (18+)

1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә берничә китап авторы, танылган спортчы, Европа, Россия һәм Дөнья буенча призлы урыннар яулаучы Фәнис Нуретдинов белән очрашу оештырды. 

Автор үзенең тормыш юлы турында сөйләде, шигырьләрен, юмористик хикәяләрен укыды. Кичә аның тормыш иптәше М.Нуретдинова башкаруында җырлар белән үрелеп барды.