Городская библиотека - филиал № 1

Сәламәтлегеңне саклап, үз-үзеңә ярдәм итәрсең (18+)

14 октябрьдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен «Сәламәтлегеңне саклап, үз-үзеңә ярдәм итәрсең» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде.

Катнашучылар «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен нәрсәләр тәшкил итүе турында белде: бу - зарарлы гадәтләрдән баш тарту, кешенең әхлакый, рухи һәм физик көчен үстерү; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Чара барышында шәхси гигиена турында табышмакларны чиштеләр, чисталык турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм китаплар белән таныштылар, «Сәламәтлеккә юл» уенында катнаштылар. Чара азагында спорт-бию флешмобы узды. 

Барлык катнашучылар күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды әлеге чарадан.