Городская библиотека - филиал № 1

Чәчәкләр дөньясына сәяхәт (18+)

Затлы роза һәм пион, матур лалә, гади ромашка, күркәм мәк, хуш исле ап-ак энҗе чәчәкләрен күреп, кешеләр һәрчак хозурлана, соклана. Никадәр күп бит алар! Һәм шул ук вакытта формалары һәм размерлары, төсләре һәм исләре белән төрледән-төрле. 15 июнь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү реабилитантлары өчен «Серле чәчәкләр дөньясы» дигән эко-сәяхәт үткәрде.

Чара чәчәкләр турында танып белү әңгәмәсе белән башланып китте. Тыңлаучылар «чәчәк» риваятьләрен, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен ишетте, мәкаль һәм әйтемнәрне, чәчәк исемнәреннән барлыкка килгән яки аларга охшаш ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен искә төшерделәр, чәчәкләр исеме кергән җырларны башкардылар. 

Чарада катнашучылар бер-берсенә табышмаклар әйтте, тәкъдим ителгән хәрефләрдән чәчәк исемен җыйды, бик теләп бәйге һәм викториналарда катнашты. «Минем яраткан чәчәкләрем» китап күргәзмәсендәге китаплардан чәчәкләр дөньясы турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алдылар.