Городская библиотека - филиал № 1

«Язлар белән Тукай кайта» әдәби кичәсе (6+)

«Калкан» мәктәбе укучылары өчен әдәби кичә уздырылды. Электрон презентация ярдәмендә аларны бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлыннан күп кенә кызыклы мәгълүмат белде, татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында замандашларының истәлекләрен тыңлады. Авторның Ватан, туган тел, гади халык тормышы темаларын яктырткан шигырьләрен укыдылар, «Таз», «Су анасы», «Шүрәле» әкият-поэмалары белән таныштылар. Шулай ук Тукай шигырьләренә язылган җырлар тыңланды.