Городская библиотека - филиал № 1

«Шәһәребез язучылары» очрашу кичәсе (12+)

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Калкан» кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен танылган Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу оештырды.  

Балаларга кызыклы шәхес һәм талантлы автор белән танышу һәм аралашу мөмкинлеге тудырылды. Иҗади очрашуда Марс Нәфыйк улы яшьләргә үзе, иҗаты, әсәрләренең ничек тууы, әтисе турында сөйләде. Укучылар язучыны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашуның кунагы – мавыктыргыч итеп сөйли белә торган әңгәмәдәш, шунлыктан чара да бик кызыклы үтте. Без исә язучы белән очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанып калабыз.