Городская библиотека - филиал № 1

«Минем яраткан шигырьләрем»: шигърият көне (16+)

1 нче санлы китапханәдә шигырьләргә, матур сүзгә һәм шигъри образларга битараф булмаган, барлык шигърият сөючеләр бәйрәме үтте. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укырга тәкъдим ителде. 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яраткан шигъри юлларым» дигән шигъри кәеф кичәсе үткәрелде.

Чарада хәзер дә укучыларының күңелләрен җылытырга сәләтле һәм соклану уятучы авторлар Е. Евтушенко, А. Блок, Н. Рубцов, А. Ахматова, М. Цветаеваларның шигырьләре яңгырады.
Катнашучылар зур кызыксыну белән А. Пушкин, С. Есенин, В. Высоцкий шигырьләренә язылган романсларны тыңлады, соңгы юллары буенча әсәрләрнең исемнәрен атады, портретта кайсы шагыйрь сурәтләнгәнен таныды. Яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук үзләре язган шигырьләр яңгырады.