Городская библиотека - филиал № 1

«Кызлар күңеле серле дөнья» әдәби-музыкаль кичә (18+)

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда 1 нче санлы китапханә, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә, 5 мартта «Кызлар  күңеле серле дөнья» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. 

Китапханәче чарага килгән кунакларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады, Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Кичә барышында нәфис затлар адресына бик күп җылы, ягымлы сүзләр яңгырады. Ир-атлар күтәренке рухтагы, хатын-кызларны зурлап язылган шигырьләр бүләк итте. Аерым һәм хор белән башкарылган җырлар һәм биюләр хатын-кызларның иң нечкә кылларына кагылды. 

Чара азагында теләге булганнар «Әниләр вальсы» җыры ритмына вальс әйләнде.