Городская библиотека - филиал № 1

«Кояш янында җылылык, ана янында изгелек» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң җылы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм якынлашу уңаеннан, 25 ноябрь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Кояш янында җылылык, ана янында изгелек» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Шигърият һәм музыкада һәркемгә кадерле һәм якын булган бер изге бит бар – әниләр турында шигырьләр һәм җырлар. Кичәдә «Мама, живи», «Мамины глаза»  һ.б. җырлар, Р.Гамзатов, С.Есенин, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин шигырьләре яңгырады. Һәр катнашучы җылы һәм дулкынландыргыч итеп үз әнисе турында хатирәләре белән уртаклашты, бергәләп мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, баян уйнавы астында «Көйне таны» бәйгесе уздырылды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай тәэсирләр һәм күтәренке кәеф туплады.