Городская библиотека - филиал № 1

«Китап планета буйлап атлый!» Ачык ишекләр көне (12+)

26 сентябрьдә 1 нче санлы китапханә микрорайонда яшәүчеләрне Ачык ишекләр көненә чакырды.

Көзнең кояшлы матур көнендә, 26 сентябрьдә, 1 нче санлы китапханә микрорайонда яшәүчеләрнең барысын да Ачык ишекләр көненә чакырды. Көн дәвамында китапханә хезмәткәрләре китапханәнең тарихы турында сөйләде, яңа укучыларны китапханәгә яздырды һәм аларны китапханә күрсәтә торган хезмәтләр, китапнв куллану кагыйдәләре белән таныштырды.

Абонементта «Яңа китаплар калейдоскобы» күргәзмәсе урнаштырылды, ә классик әдәбият сөючеләр өчен китап саклау бүлегенә шәхси экскурсияләр үткәрелде.  Уку залында «Төрле-төрле журналлар» пресс-сәгате һәм «Яраткан китап битләре буйлап» викторинасы узды.

Китапханә хезмәткәрләре урамда «Китапханәгә юлны беләсеңме?» исемле стрит-моб оештырды, узып баручыларга визиткалар таратты, якын арада булачак чараларга чакырды һәм укучылар өстенлек биргән әдәбият турында сорашу үткәрде. Акциядә катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләрен искә төшерде.