Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Төркия белән танышыйк»

29 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 11нче гимназиянең 3А сыйныф укучылары өчен «Төркия белән танышыйк» исемле виртуаль сәяхәт үткәрделәр. 2019 ел-Төркия һәм Россия арасында мәдәният һәм туризм буенча кара-каршы ел.

Бу гаҗәеп җирдә Көнчыгыш һәм Көнбатыш очраша, ә аның ярлары дүрт диңгез: Эгейское, Урта диңгез, Кара һәм Мәрмәр диңгезе юа. «Төркия» презентациясе ярдәмендә балалар бу борынгы илнең иң кызыклы истәлекле урыннары – Эфес шәһәре, легендар Троя хәрабәләре, Артемида гыйбадәтханәсе, Әнкара шәһәрендәге Президент сарае, Аныткабир мавзолее, Атакул манарасы һәм башкалары белән таныштылар.  Бу илдә булган балалар сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, Төркия ашлары, гадәти булмаган традицияләр, яхтада диңгездә йөрүләре турында сөйләделәр.