Курчак спектакле "Крылатый, мохнатый да масляный"
29 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсенең «Китап геройлары артыннан» курчак театрында катнашучылар 7 нче мәктәпнең 3Г сыйныф укучылары өчен «Крылатый, мохнатый да масляный» дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр. Спектакльдән соң әкият буенча фикер алышу булды. Шулай ук балалар әкият буенча викторина сорауларына да актив җавап бирделәр.