Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Сезне китапханә чакыра»

27 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Сезне китапханә чакыра» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Экскурсиягә 11 нче гимназиянең 2а һәм 2б сыйныф укучылары, 12 нче лицейның 2а һәм 2б сыйныф укучылары һәм 2 нче мәктәпнең 3г сыйныф укучылары килде. «Исәнме, исәнме, китап йорты!» әдәби экскурсиясе китапханә бүлекләре белән танышудан башланды. «Китап кәрҗиненнән яңалыклар» дигән китап яңалыкларына күзәтү ясалды. «Гадәти булмаган китаплар»  һәм «Дөньяның иң матур китапханәләре» дигән танып-белү презентацияләрен карадылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, әкияти викторинада катнаштылар, матур журналлар белән таныштылар.  Шулай ук ачык ишекләр көнендә «Бөтен гаилә белән китапханәгә» акциясе узды. Көн дәвамында китапханәчеләр укучыларга бөтен гаилә белән уку өчен китаплар сайларга ярдәм иттеләр, яңа әдәбият белән таныштырдылар.