Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Беренче свитоклардан алып зур томнарга кадәр.

24 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 11нче гимназиянең 3Б сыйныф укучылары өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Беренче свитоклардан алып зур томнарга кадәр» дигән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга славян язуы – кириллицаның барлыкка килүе, Кирилл һәм Мефодий турында сөйләде. Балалар кириллица хәрефләрен грек алфавиты белән чагыштырдылар, хәзерге вакытта кулланышта булмаган хәрефләргә таң калдылар. «Әлифба» һәм «алфавит» сүзләренең ничек килеп чыгуы турында белделәр, «Сүзне бел» уенын уйнадылар. Чара ахырында балалар Кирилл һәм Мефодий башкарылган эшләрнең киләчәк буыннар өчен мөһимлеге һәм әһәмияте турында үз фикерләрен белдерделәр.