Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балалар.Урам. Куркынычсызлык.

23 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә  7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен,  ГБУ «ТР Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге башлыгы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән «Балалар.Урам. Куркынычсызлык.» дип исемләнгән очрашу узды.  Китапханәчеләр балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырдылар, юл билгеләрен искә төшерделәр.  «Светофор» герое  белән бергә табышмаклар чиштеләр, «Автобус», «Игътибарлы бул» уеннарын уйнадылар, «Күңелле светофор» җырын җырладылар. А. Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»,  Л. Волковның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында»китаплары белән таныштылар. Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы балаларга автомобильдә бердәнбер куркынычсыз урын – автокресло булуын искәртте. Барлык катнашучыларга Инесса Фаның «Мой папа - инспектор ДПС» китабын бүләк итте.