Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Тылсымлы шигърият дөньясы

21 май көнне Ю. Гагарин исеменәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Краеведческий сундучок» клубы кысаларында шагыйрә Нина Александровна Закирҗанова белән «Тылсымлы шигърият дөньясы» дип исемләнгән очрашу үтте. 10 нчы мәктәпнең 6 б сыйныф укучыларын китапханәчеләр шагыйрәнең биографиясе, «Рисую музыку стиха», «Откровение» шигырьләр җыентыклары белән таныштырдылар. Нина Закирҗанова үз чиратында «Ханские истории» (Хан исемендәге көчек турында шигырьләр), «Весенние перевёртыши» шигырьләрен укыды, акро-табышмаклар әйтте, шигырьләрнең төрле формалары: акростих, рубаи, танка, хоккка турында сөйләде. Балалар шагыйрә белән берлектә тәкъдим ителгән сүзләргә рифмалар  сайлады һәм үз шигырьләрен иҗат итеп карадылар. Нина Закирҗанованың сүзләренә язылган «Полк», «Звучат духовые оркестры» җырларын Александр Володин  башкаруында тыңландылар.