Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Таһир Шәмсуаров - шигъри дөнья тылсымчысы»

22 май көнне Ю. Гагарин  исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере»  әдәби клубы кысаларында 17-нче номерлы балалар бакчасы балалары өчен «Таһир Шәмсуаров - шигъри дөнья тылсымчысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар Таһир Шәмсуаров иҗатына багышланган презентация ярдәмендә сәяхәт иттеләр. Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, «Сәяхәтче Нәзир», «Актырнак» шигырьләрен укыдылар. Балалар Таһир Ярулла улының  шигырьләрен яттан сөйләделәр. Алар өчен язучының «Өч дус» әкиятен театрализацияләү кызыклы мизгел булды. «Ашарга яраклы , яраклы түгел» дигән уен һәм «Ә зәңгәр күктә самолет» музыкаль физкульт минутка үткәрделәр.