Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Туган көнең белән, Мурзилка!

2019 елның маенда популяр балалар әдәби-сәнгать журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 14-нче номерлы коррекция мәктәбе укучылары белән «Туган көнең белән, Мурзилка» дигән уен программасы үткәрделәр. Журнал укучылары белән очрашуга Мурзилка үзе килгән иде, журналның барлыкка килү тарихы, аның эчтәлеге һәм рубрикалары белән таныштырды. Балалар әкият герое Мурзилка сүрәтен рәссам Аминадав Каневский ясавын белделәр. Шулай ук журналда: С. Маршак, К. Чуковский, Э. Успенский, А. Усачев һ.б. кебек искиткеч әдипләрнең басылуы  турында да әйтеп үтелде. Балалар уен программасында актив катнаштылар: табышмаклар һәм кроссвордлар, метаграммалар һәм анаграммалар, ребуслар чиштеләр.