Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Идел турында шигырьләр укыйбыз.

20 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе Идел Көне уңаеннан «Идел турында шигырьләр укыйбыз» дип исемләнгән төбәкара әдәби-шигъри марафонда катнашты. Чараны Самара шәһәренең «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» оештырды. Марафонның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең бөек рус елгасына багышланган шигърият белән кызыксынуына ярдәм итү. 2 нче мәктәпнең 8Б сыйныф укучылары өчен «Идел! Бишегем минем!» дип исемләнгән  шигърият сәгате үткәрелде.

         Чара Бөек елганың барлыкка килү турында легендасы белән ачылды. Укучылар Иделнең ни өчен «Идел» дип аталуын, аның үзенчәлекләре, Иделнең экологик проблемалары һәм аның әһәмияте турында белделәр. Күп кенә шагыйрьләрне Идел шигырьләр һәм җырларга рухландырды. Аларның кайберләре белән балалар шигъри сәгатьтә таныштылар. Укучылар С. Я. Маршакның, Р. Рождественскийның, С. Хәкимнең, Н. Некрасовның шигырьләрен бик теләп укыдылар.