Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Домовенок Кузьканың маҗаралары

15 май көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче урта мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен, «Вернисаж» әдәби клубы кысаларында Т. И. Александрованың иҗатына багышланган «Приключения домовенка Кузьки » әдәби уен үткәрделәр . 2019 елда  балалар язучысы, рәссам, Татьяна Ивановна Александрованың тууына 90 ел тулды. Чара башында балалар язучының биографиясе белән таныштылар, аның Казанда тууын белделәр, ул балачакта «әкиятче» булырга хыяланган, 1977 елда домовенок  Кузя турында беренче китабы дөнья күрә. Балалар бик теләп әдәби уенда катнаштылар, анда аларны төрле биремнәр көтә иде: «Тасвирлау буенча геройны таны», «Йорт иясе кайда яши» уеннарын уйнадылар, шулай ук кроссворд, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Соңыннан балалар «Приключения домовенка Кузьки» дигән мультфильмнан өзек карадылар.  Чара матур презентация белән үрелеп барды.