Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Табигать сине кунакка гына көтми

13 май көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары өчен «Табигать сине кунакка гына көтми» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәче урманның, үсемлекләрнең, хайваннарның файдасы турында сөйләде. Балалар табигать турында шигырьләр укыдылар, урман турында мәкальләрне  искә төшерделәр. Агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, «Әйләнә-тирәбездәге табигать» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга дигән киңәшләр тыңладылар һәм Кызыл китап белән таныштылар. Очрашу ахырында укучылар һәр кешенең табигатьтә үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.