Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Валентин Колумбны укыйбыз

Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Валентин Колумбны укыйбыз» II Төбәкара акциясенә кушылды. Мари шагыйре Валентин Христофорович Колумб туган көненә багышланган акция кысаларында 7 май көнне 11 гимназиясенең 3А сыйныф укучылары өчен «Мари җиренең самородогы» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде.

Валентин Христофорович Колумб иҗат белән тулы якты тормыш кичергән. Язмыш аңа нибары 39 ел гомер бүләк иткән.  Ул 17 шигъри китап язган. Аларның 9 мари һәм 8 рус телләрендә - шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе әнә шундый. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән, Валентин Колумб исеме белән бәйле истәлекле урыннар белән таныштылар, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.