Герой-шәһәрләр
6 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе 6нчы мәктәпнең 6А сыйныф укучылары өчен «Герой-шәһәрләр» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Чара барышында балалар «Герой-шәһәр» дигән мактаулы исемнең 1965 елда раславын белделәр. Аны 1941-1945 елларда Ватанны саклауда геройлык, ныклык һәм батырлык күрсәткән шәһәрләргә биргәннәр, шәһәр өчен сугышта катнашучылар «Оборона өчен» медальләре белән бүләкләнгәннәр, ә шәһәрнең үзендә обелисклар куйганнар. Герой-шәһәргә Советлар Союзы бүләкләре – Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган, алар шәһәрнең байрагында чагылдырылган. 12 шәһәр һәм 1 ныгытма мактаулы исемгә лаек булды. Аннары балаларга кыскача бу шәһәрләр һәм аларның фашист гаскәрләренә каршы сугышулары турында сөйләделәр. Балалар бик теләп шәһәр – геройлар турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында «Герой-шәһәрләрнең сугышчан даны» дигән викторина үткәрелде.