Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балаларга сугыш турында укыйбыз

6 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашты. 11 нче гимназиянең 3Б сыйныф укучылары, 2 мәктәп 1А сыйныф укучылары һәм 8 мәктәп 2А сыйныф укучылары өчен «Сугыш чоры балалары»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

 Китапханәче үзенең сөйләвен фашистлар сугыш игълан итмичә, Совет Союзына бәреп кергән көннән башлады. Немец-фашист илбасарлары белән көрәшкә бөтен халык күтәрелде. Көрәштә олылар гына түгел, балалар да катнашты. Алар өлешенә бик күп сынаулар туры килде. Авыр хәрби балачакка яшь китап укучыларны китапханәче сөйләве генә түгел, ә сугышта катнашкан балаларга багышланган китаплар да кертеп җибәрде. Балалар «Салют, пионерия!», Алла Сухованың «Сугыш балалары», Анна Печерскаяның «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» китаплары белән таныштылар.  Китаплардан бүгенге малайлар һәм кызлар Валя Зенкина, Зина Портнова, Валя Котик, Марат Казей, Леня Голиков, Таня Савичева, Витя Хоменко һәм фашизмга каршы батырларча көрәшкән башка бик күп балаларның батырлыклары турында белделәр. Акция ахырында балалар тынычлык кошларын-күгәрченнәрне сугыш булмасын өчен, һәм баш өстендә күк һәрчак чиста булсын иде дигән теләк белән «очырып җибәрделәр».